news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Татарстанда бүген халыкара шәфкать туташлары көне билгеләп үтелә

^Татарстанда бүген халыкара шәфкать туташлары көне билгеләп үтелә

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). Бүген Халыкара шәфкать туташлары көне. Әлеге дата дөньяда инглиз шәфкать туташы Флоренс Найтингел (1820-1910) хөрмәтенә аның туган көнендә инде 70 ел билгеләп үтелә (Россиядә – 1971 елдан башлап).

“Татар-информ” агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының шәфкать туташлары эше буенча баш белгече Татьяна Ванюшина хәбәр иткәнчә, Татарстанда барлыгы 38 мең шәфкать туташы эшли. Республика буенча халыкның урта медицина хезмәткәрләре белән тәэмин ителеше күрсәткече 10 мең кешегә 101не тәшкил итә. Тәэмин ителешнең иң югары күрсәткече Алабуга муниципаль округында (10 мең кешегә 127,2), шулай ук Чистай, Актаныш, Сарман, Түбән Кама, Мөслим, Апас районнарында. Ә иң түбән күрсәткеч – Лаеш районында (10 мең кешегә 53,5).

“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында участок табиблары, педиатрлар, гомум практика табиблары белән эшләүче шәфкать туташларына ай саен 5 мең сум өстәмә акча каралган. Матди кызыксындыру участок челтәренә белгечләр агымын арттырды. Шул ук вакытта, хәзерге көндә участок хезмәтендә шәфкать туташларына кытлык әле саклана. Кайбер учреждениеләрдә эпидемиолог ярдәмчеләре, кечкенә хастаханәләрдә палата шәфкать туташлары җитми. Акушерлар, ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары штатлары тиешле санга җиткерелгән.

Шәфкать туташларын әзерләү белән республикада 11 урта белем бирү йорты шөгыльләнә, аларда 8 белгечлек - “дәвалау эше”, “акушерлык эше”, “лаборатория диагностикасы”, “шәфкать туташлары эше” буенча укыталар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының шәфкать туташлары эше буенча баш белгече фикеренчә, бүгенге көндә шәфкать туташлары имиджы үзгәрә: ул үзендә мәрхәмәтлелек, эш сөючәнлек, пөхтәлек, ачык йөзлелек кенә түгел, белем, акыл, оештыру сәләте, һөнәри компетентлык та тупларга тиеш.

Татарстанның барлык шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Татьяна Ванюшина аларга фидакарь хезмәтләре, түземлелекләре, кеше сөючәнлекләре, югары профессиональлекләре өчен рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек, иминлек, бәхет, уңышлар теләде. Сүзен тәмамлап, ул Флоренс Найтингелның шәфкать туташлары хезмәтенең мөһимлеге турындагы фикерен китерде: “Бер генә һөнәр дә кеше өчен иң мөһим һәм кадерле әйбер – аның тормышы һәм үлеменә - якын, конкрет һәм көндәлек мөнәсәбәттә түгел”.

news_right_1
news_right_2
news_bot