Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бүген гадәттән тыш хәл турында хәбәр итү системаларын тикшерәчәкләр
Тикшерү гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб күнегүләре кысаларында үткәрелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда гадәттән тыш хәл турында хәбәр итү системаларын тикшерәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
- 1 һәм 2 октябрьдә Татарстанда гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб күнегүләре уздырыла. Күнегүләр вакытында халыкка гадәтттән тыш хәл янау яки килеп чыгуы турында телдән хәбәр итү һәм экстрен хәбәр җиткерү системаларын тикшерәчәкләр.
Дүшәмбе, 1 октябрьдә, 09.00-10.20 сәгатьләрдә Казанда һәм Югары Ослан районында «ИДИС» хәбәр итү корылмаларын эшләтеп җибәрәләр. Хәбәрнең тексты: «Внимание! Проводится проверка системы оповещения населения» («Игътибар! Халыкка хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә»).
Бүген 09.00-10.00 сәгатьтә Казанда һәм республиканың барлык районнарында РСУ-300 хәбәр итү системасы корылмалары шул хәбәрне җиткерәчәк.
Моннан тыш, бүген, 1 октябрьдә, 09.30-10.30 сәгатьләрдә локаль хәбәр итү системасы аша республиканың эре куркыныч-җитештерү объектлары хезмәткәрләренә хәбәр җиткереләчәк. Шулай ук 09.00 сәгатьтә «Татарстан - Новый век» телеканалы һәм җирле радиостанцияләр туры эфирына кереп, кисәтү сигналы тапшырылачак
2 октябрьдә электросиреналарның техник төзеклеген урыннарда тикшерәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз