Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бүген барлыгы 52329 кеше эшсез дип санала
Бер атна элек алар саны 22 муниципаль берәмлектә кимегән, 21ендә арткан
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бүген 52329 кеше эшсез дип теркәлгән, ә бер атна элек алар саны 700гә, ягъни 1,3 процентка күбрәк булган.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, узган атнада эшсезләр саны кимүе республиканың Саба, Аксубай, Кукмара, Лениногорск районнары, Казан шәһәре һ.б. – барлыгы 22 муниципаль берәмлектә күзәтелгән. Әмма шул ук вакытта Апас, Кайбыч, Лаеш, Чирмешән, Мөслим һ.б. – җәмгысе 21 районда теркәлгән эшсезләр саны арткан.
Җыеп кына әйткәндә, узган атна эчендә 2043 кеше эшсез дип танылган, бу исә аңа кадәрге атнадан 500гә, ягъни 19,7 процентка азрак, диелә министрлыктан алынган хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз