news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бүген 33 градус эсселек көтелә

Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд агымдагы атнада Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә аномаль эссе һава торышы булачак, дип фаразлаган иде.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда һава температурасы +28тән +33 градуска кадәр булачак. Алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

Элегрәк Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд агымдагы атнада Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә аномаль эссе һава торышы көтелә, дип сөйләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot