Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Бөекбританиядән тупланган инвестицияләр күләме 1 млрд долларга җиткән
Рөстәм Миңнеханов республикада эшләргә теләге булган Британия компанияләренә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Бөекбритания белән үзара файдалы нигездә хезмәттәшлек итүгә ачык, республика җитәкчелеге Татарстанда эшләргә теләге буган Британия компанияләренә ярдәм күрсәтергә әзер. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонда IV Россия-Британия бизнес-форумы барышында белдерде.
“Без Татарстанга Британия бизнесен һәм капиталын җәлеп итү белән кызыксынабыз, үзара элемтәләр киңәюгә шат булачакбыз һәм без сезнең компанияләргә төрле яклап ярдәм күрсәтергә әзер”, - диде Татарстан Президенты үз чыгышында.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Бөекбританияне Татарстанның әйдәп баручы тышкы икътисади партнерларының берсе дип атады. 2017 ел йомгаклары буенча, ике як арасында товар әйләнеше 55 процентка үсеп, 340 млн долларны тәшкил итте. Үсеш быел да дәвам итә: тугыз ай эчендә генә дә үзара товар әйләнеше 800 млн доллардан артып киткән.
“Без Британиягә нефть һәм нефть продуктлары, пластмассалар, каучук, резина эшләнмәләре һәм башка товар җибәрәбез. Татарстан, үз чиратында, аннан төрле җиһаз, технологияләр, сәнәгать товарлары ала”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты энергетика һәм нефтехимия, автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар, авиатөзелеш, IT-сфера, агросәнәгать комплексы, инжиниринг һәм медицина кебек өлкәләрдә үзара хезмәттәшлек булдыру мөмкинлегенә игътибарны юнәлтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз