news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм инвалид булган 13 687 кеше яши

Республиканың гомуми исемлегендә торак субсидиясе алырга чират торучыларның саны 1 292гә җитә

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бњген ТР Дђњлђт Советыныћ Социаль сђясђт комитеты чираттагы утырышын уздырды. Утырышны комитет рәисе Светлана Захарова алып барды. Фикер алышуларда ТР Президенты карамагындагы Социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТР Прокурорының өлкән ярдәмчесе Галина Синякова, ТР Президенты һәм ТР Министрлар Кабинеты аппаратлары вәкилләре катнашты.
Кљн тђртибенђ чыгарылган мђсьђлђлђр арасында ТР Дђњлђт Советы Социаль сђясђт комитетыныћ 2009 елныћ 15 маенда чыккан “Россия Федерациясе џђм Татарстан Республикасы законнарын, Татарстан Республикасы Президентыныћ 2007 елныћ 7 нче июнендђ чыккан “1941-1945 еллардагы Бљек Ватан сугышында Ќићњнећ 65 еллыгын бђйрђм итњ џђм Бљек Ватан сугышында катнашучыларныћ џђм инвалидларыныћ, шулай ук аларга тићлђштерелгђн затлар тормышыныћ социаль-икътисади шартларын яхшырту љлешендђ тиешле чаралар планы турында” Указын тормышка ашыру турында” карарын гамђлгђ кертњнећ барышы турындагысы да бар иде. Депутатларны әлеге мәсьәләгә кагылышлы мәгълүмат белән комитет рәисе Светлана Захарова таныштырды.
Хәзерге вакытта Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм инвалид булган 13 687 кеше яши. Толларның саны – 16 624, сугыш елларында тылда эшләгән хезмәтчәннәренеке 135 314кә җитә. Комитет билгеләп үткәнчә, бу категория гражданнарга үз вакытында пенсияләре түләнә һәм индексация үткәрелә, адреслы социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә чаралар тормышка ашырыла.
2006-2008 еллар эчендә Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр, сугыш кырында ятып калган (үлгән) затларның гаилә әгъзалары (барысы 182 кеше), торак шартларын яхшырту өчен, субсидияләр белән тәэмин ителгән. Республиканың гомуми исемлегендә торак субсидиясе алырга чират торучыларның саны 1 292гә җитә.
Татарстан Республикасында, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм үтү чараларына әзерләнү һәм билгеләп үтү кысаларында, сугыш ветераннары өчен теплоходларда круизлар оештырыла. Шулай ук медицина һәм социаль ярдәм итү буенча эшләр алып барыла.
Шул ук вакытта комитет әгъзалары Татарстанда яшәүче 8700 сугыш инвалидының транспорт белән тәэмин ителмәвен, 2525 гражданның автомобильләре искерүен билгеләп үтте. Аларны транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсен федераль дәрәҗәдә хәл итү сорала.
Республиканың башкарма хакимият органнарына ветераннарны торак белән белән беренче чиратта тәэмин итү, аларга ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды аша социаль ипотека программасы нигезендә эш алып барырга тәкъдим ителә. Сәламәтлеге какшау аркасында, санаторийларга бара алмаган ветераннарны теге яки бу ведомствога караган ял йортларында һәм профилакторийларда дәвалау мәсьләләсе дә хәл итүне сорый.
Тулаем алганда, комитет 2008 елның 8 февралендә ТР Президенты карары белән расланган, 1941-1945 еллардагы Бљек Ватан сугышында Ќићњнећ 65 еллыгын бђйрђм итњ џђм Бљек Ватан сугышында катнашучыларныћ џђм инвалидларыныћ, шулай ук аларга тићлђштерелгђн затлар тормышыныћ социаль-икътисади шартларын яхшырту љлешендђ тиешле чаралар планы нигездә үтәлә дип тапты. Шул ук вакытта 2010 елның апрелендә, кайчан чиратка басуына карамастан, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга кагылышлы мәсьәләне карарга булдылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100