news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” медаленең 3,1 меңе тапшырылмый калган...

ТР вице-премьеры В.Шәйхразиев республикада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тормышка ашырылган чараларның нәтиҗәләре турында бәян итте

  (Казан, 19 май, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). РФ Президентының 2008 елның 7 маенда имзаланган “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында”гы 714нче Указын тормышка ашыруга республикага федераль бюджеттан 18 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Нәтиҗәдә, Татарстанда 18, 5 мең ветеран, шул исәптән 340 кеше 2015 елгы финанслау кысаларында, фатирлы булган. Хәзерге вакытка торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган 200 кеше исәптә тора. Алар 2016 елда тулысынча торак белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев хәбәр итте.

Ул ТРда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тормышка ашырылган чараларның нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, республикада сугыш ветераннарының социаль паспортларын тутыру буенча зур эш башкарылган. Нәтиҗәдә, бүген Татарстанда яшәүче һәр ветеран социаль паспортка ия. Бу, үз чиратында, аларның социаль-көнкүреш, медицина һәм торак шартларын яхшырту буенча эшне тагын да системалы итәргә мөмкинлек тудыра. Васыйл Шәйхразиев ветераннарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең бүген дә дәвам иттерелүен искәртеп, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге ветераннар госпитальләренең тулы көченә эшләвенә игътибар юнәлтте.

2015 елның башыннан санатор-курорт юлламалар белән тәэмин итүгә 369 ветеран исәпкә куелган. Җиңүнең 70 еллыгына аларга санатор оешмаларга бару өчен 129 юллама тәкъдим ителгән. Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышында катнашкан 16 ветеран һәм 71 сугыш инвалиды санатор-курорт дәвалау курслары уза. Шул ук вакытта 42 ветеран, өлкән яшьтә булу һәм үзләрен начар хис итү сәбәпле, юлламалардан баш тарткан.

ТР Премьер-министры урынбасары сүзләренә караганда, бәйрәм алдыннан Татарстанда 74, 7 мең “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” медале тапшырылган. Кызганыч ки, ветераннарның үлеме һәм аларның якын туганнары булмау сәбәпле, 3,1 мең медаль иясез калган. Чил илдә дәваланучы 2 ветеранга исә дәүләт юбилей бүләкләре кайткач тапшырылачак.

Вице-премьер хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда 76 меңнән күбрәк Бөек Ватан сугышы яши, аларның 72 меңе – тыл хезмәтчәннәре.

news_right_1
news_right_2
news_bot