news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретлары урын алган китап дөнья күрде

Фәрит Гобәевнең китабы 9 Май уңаеннан ветераннарга бүләк ителәчәк.

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретлары урын алган китап дөнья күрде
Фото Фарит Гобәевнең Facebook битеннән

(Казан, 1 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретлары урын алган китап дөнья күрде. «Победа одна на всех» дигән китапның авторы – танылган фотограф Фәрит Гобәев. Ул җиңүчеләр буыны истәлеген мәңгеләштерү өчен республиканың барлык районнарын йөреп чыккан.

«Китап әле нәшриятта, аның берничә нөсхәсе генә нәшер ителде. Шәхси типография директоры минем хәлгә кереп, 9 Май уңаеннан ветераннарга бүләк итү өчен 200 данәсен бушлай бастырды», - диде Фәрит Гобәев.

Фотограф билгеләп үткәнчә, әлеге китапны әзерләү идеясе моннан биш ел элек, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән чагында ук туган.

Альбом шактый күләмле, 360 битле булып чыккан. Китапка Бөек Ватан сугышы ветераннарының 150 аклы-каралы портреты кергән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot