news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына барлыгы 188 млн сум акча түләнгән

«Барлык түләүләр тулы күләмдә күчерелде», — диде министр Эльмира Зарипова.

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына барлыгы 188 млн сум акча түләнгән
Рамил Гали

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына барлыгы 188 млн 815 мең сум акча түләнгән. Социаль ярдәм чаралары турында матбугат конференциясендә республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Ул Татарстанда яшәүче 31 мең 376 ветеран өчен министрлык һәм пенсия фонды линияләре буенча барлык акчалар да түләп бетерелгәнен әйтте. Эльмира Зарипова Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Бөек Җиңүнең 75 еллыгына бирелгән 75 мең һәм 50 мең сум акчага Татарстаннан өстәмә түләүләр бирелгәнен искәртте.

Сугышта катнашканнарга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгәннәргә 25 мең сум һәм тыл хезмәтчәннәренә, тол калганнарга 5 мең сум акча.

«Федераль түләүләр пенсия счетына күчкән. Кемгәдер почтальоннар өйләренә китерә. Барлык түләүләр тулы күләмдә башкарылды», — диде министр.

Ул, шулай ук, ветераннарга каралган ташламалар турында сөйләде. Шул исәптән, аларга торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүгә 50 процент күләмендә субсидия бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100