news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына 19 йорт төзелә

Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, ветераннарга төзелә торган объектларның алтысында эш тәмамланган.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 98 Бөек Ватан сугышы ветеранына төзелә торган 19 йортның әзерлеге төрлечә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте, дип белдерә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган.

Ирек Фәйзуллин ветераннар өчен 6 объектны төзү эше тәмамланганын хәбәр иткән (Казан, Чаллы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш районнары). Калган өчесе югары, җидесе урта, өчесе түбән әзерлек дәрәҗәсендә.

Шулай ук үз чыгышында мининстр 346 млн 742,6 мең сум акчага 305 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырылуын хәбәр иткән. Моннан тыш, 2017 елга бюджет бүлеп биргән акчага 49 күп балалы гаиләне, 2015-2020 елгы “Торак” федераль максатчан программасы буенча 61 яшь гаиләне, шул ук программа буенча яшәү шартларын яхшырту хокукын алган 49 гражданны тораклы итү каралган.

Төбәктә күпфатирлы инвестицияле торакны төзү эшләре дәвам итә. Әлеге ел планында 111 йорт бар, аларның 12се файдаланышка кертелгән. 99 күпфатирлы инвестицияле торакның 37ы югары, 39се уртача, 23сы түбән әзерлек дәрәҗәсендә.

Аз катлы йортлар төзү программасы буенча (шул исәптән шәхси торак төзелеше) 8,8 мең йорт төзү планлаштырыла. Аларның 1239ы файдалануга тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot