news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре башланды

Татарстанда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты төзү турындагы юл картасы имзаланган.

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстанда рәсми рәвештә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре башланды. Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган «Җиңү» республика оештыру комитеты утырышында шул хакта хәбәр иттеләр.

Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ветераннар, Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре һәм иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашты.

«1945 елның 9 мае – илебез тарихындагы иң мөһим вакыйга. Ул барыбыз өчен дә изге көн. Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты төзү турындагы юл картасы имзаланды. Министрлар Кабинетына бүгенге көннән башлап аңа әзерләнү һәм үткәрү буенча чаралар планын формалаштыру эшенә керешергә кирәк», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100