news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган мини-футбол буенча блиц-турнир башланды

Ярышларда республиканың Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Сарман, Менделеевск һәм Мамадыш шәһәрләреннән 8 команда катнаша

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). Бүген Зәй шәһәрендәге спорт-сәламәтләндерү үзәгендә “Динамо – Россия балаларына” балалар фонды” проекты кысаларында яшүсмерләр арасында Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган мини-футбол буенча блиц-турнир старт ала.
Ярышларда республиканың Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Сарман, Менделеевск һәм Мамадыш шәһәрләреннән 8 команда катнаша. Һәр команда составына 12-13 яшьлек 7 малай һәм 3 кыз – балалар йортлары, милициянең линия класслары, кадет мәктәпләре һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр, район Эчке эшләр идарәләре хезмәткәрләренең һәм хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булучыларның балалары керә.
Иртәгә узачак ярышларны ябу тантанасында җиңүчеләр һәм призерларны кубок, диплом һәм медальләр көтә. Оештыру комитеты иң яхшы капкачы, сакчы, һөҗүмче һәм иң яхшы уенчыга махсус призлар да әзерләде, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.


news_right_1
news_right_2
news_bot