news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда "Бөек Болгар" һәм "Свияжск" туристлык кластерларын булдыруга 1,7 млн сум биреләчәк

Бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев шул хактагы карарны имзалады

 (Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте, "2011-2018 елларда Россия Федерациясендә эчке һәм күчмә туризмны үстерү" программасы координацион советы карарына нигезләнеп, "Свияжск" һәм "Бөек Болгар" туристлык кластерын булдыру бурычын куйды. Бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев шул хактагы карарны имзалады.

РФ Хөкүмәте сайтындагы карар буенча, "Бөек Болгар" кластерына 1,25 млрд сум бүлеп биреләчәк, шул исәптә федераль бюджеттан 155,4 млн сум, республикадан 66,6 млн сум бирелә, инвесторлар 1 млрд сумнан артык акча өстәргә планлаштыра. 2016 елда кластерга 700 млн сум юнәлдереләчәк, 2017 елда – 105,7 млн сум, 2018 елда – 316,2 млн сум. Туристлык кластерында 248 өстәмә эш урыны булдырылачак. Туристлар агымы 203 меңгә артачак.

2018 елда "Свияжск" кластерына капиталь кертем 415,7 млн сум тәшкил итәчәк. Россия бюджеты 79,3 млн сум юнәлдерәчәк, республика - 42,2 млн, бюджеттан тыш чыганаклардан - 294,2 млн сум. 2016 елда - 74,2 млн сум, 2017 елда – 100 млн сум. 2018 елда туристлар агымы 262 мең кешегә артырга мөмкин.
Кластерлар 2018 елга әзер булырга тиеш.

(Гөлүзә Василова тәрҗемәсе)

news_right_1
news_right_2
news_bot