Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бәби-бокс эшләү мәсьәләсе әлегә ачык кала - Сәламәтлек саклау министрлыгы
Чаллыда сынау проекты кысаларында бәби-бокс ачылган иде.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Законга үзгәрешләр кертелгән очракта Татарстанда бәби-бокс эшләү мәсьәләсе яңадан каралачак дип белдерделәр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә республика Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Аноним рәвештә баласыннан баш тартырга теләгән аналарга балаларын калдыру өчен махсус урыннар булдыру бүгенгә тыелмаган, дип ачыклык керттеләр ведомствода.
"Татарстанның Чаллы шәһәорендә Кама балалар медицина үзәгендә сынау проекты кысаларында бәби-бокс ачылган иде. Әлегә Чаллы бәби-боксында бала калдыру очрагы теркәлмәгән", - дип белдерделәр министрлыкта.
Искәртеп үтик: Россия Хөкүмәте сенатор Елена Мизулинаның бәби-бокслар ачуны тыю турындагы закон проектын хуплады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз