news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда азык-төлекнең хәләл булу-булмавын махсус сайтта белергә мөмкин

Сатып алучыга кирәкле товарның штрих-кодын телефондагы камерага төшерергә, сылтама аша махсус блокчейн-экосистемасына керергә кирәк.

Татарстанда азык-төлекнең хәләл булу-булмавын махсус сайтта белергә мөмкин
Владимир Васильев

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанда цифрлы «Хәләл экосистемасы»н тәкъдим иттеләр. Хәзер Татарстан кибетләрендә сатылучы хәләл продукцияләрнең цифрлы паспорты булачак.

«Сатып алучы кирәкле товарның штрих-кодын телефондагы камерага төшерә, аннан соң сылтама аша махсус блокчейн-экосистема сайтына керә. Анда әлеге товарның хәләл булу-булмавы, продукциянең кайчан кибеткә китерелүе турында һ.б. мәгълүмат белән танышырга мөмкин», — диде Universa Blockchain җитәкчесе Александр Бородич «Цифрлаштыру заманында Ислам» дип аталган түгәрәк өстәл артында.

Цифрлы маркировка товарның сыйфатын һәм ислам традицияләренә туры килүен гарантияләп кенә калмый, ә продуктның фермадан алып кибет киштәсенә кадәр үткән юлын күрсәтә.

«Кызганыч, сатучылар арасында намуссызлары да бар. Андыйлар хәрәм ризык тышлыгына мәчет, ярымай, „Хәләл“ сүзен яза. „Мөселман, татар, Казан, Солтан“ продукциясе дигән атамалар кулланалар, гарәп шрифты белән язылган очраклар да бар. „Хәләл экосистемасы“ алданмас өчен кирәк», — дип сөйләде «Ислам юридик үзәге» җитәкчесе Җәлил Мостафин.

Якын көннәрдә махсус экспертлар советы Казан кибетләрендә азык-төлекнең хәләл стандартларына туры килү-килмәвен тикшерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100