news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда азык җитмәү аркасында терлекләрне суя башладылар

Әлеге мәсьәлә хакында “Эхо Москвы” радиостанциясенә биргән интервью барышында РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник белән фикер алышынды

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда азык җитмәү аркасында терлекләрне суя башладылар. Әлеге мәсьәлә хакында “Эхо Москвы” радиостанциясенә биргән интервью барышында РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник белән фикер алышынды.
Татарстан авылларында кешеләр азык җитмәү аркасында терлекләрен суя башлады. Бу хәлдә аларга ничек ярдәм күрсәтергә мөмкин? Е.Скрынник фикеренчә, Татарстан алырга тиешле федераль кредит бердәнбер дөрес карар булырга мөмкин. “Хәзерге вакытта Татарстан Президенты шул юнәлештә эшли”, - дип ышандырды Е.Скрынник. Ул шулай ук Татарстанның Россиядә беренчеләрдән булып РФ Финанс министрлыгы белән бу эшне алып баруы хакында әйтте.
Е.Скрынник шулай ук корылык шартларында финанс ярдәме күрсәтүнең башка чаралары хакында да мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, быел дәүләт ярдәменең башка чаралары да күреләчәк. Аграрийлар федераль дотацияләргә исәп тота ала. Дөрес, алар Россия масштабларында зыянның тулы күләме ачыклангач кына биреләчәк. Тиешле федераль хезмәтләр РФ төбәкләре Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына биргән зыянның күләме турындагы мәгълүматларны җентекләп тикшерәчәк. Министр ассызыклап үткәнчә, әлеге материаллар дөреслеккә туры килергә тиеш.
Е.Скрынник корылыктан зыян күргән фермер һәм крестьян хуҗалыкларына финанс ярдәме ничек күрсәтеләчәгенә аерым игътибар юнәлтте. Министр искәртеп узганча, хуҗалык итүнең кече формалары тарафыннан авылда 50 процентка кадәр сөт һәм башка төр терлекчелек продукциясе җитештерелә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot