news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда әзер торакка сорау 30 процентка арткан

2022 елның июлендә Татарстанда әзер күчемсез милеккә сорау быелның мае белән чагыштырганда 30 процентка арткан. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) ТР буенча идарәсе шундый мәгълүматлар китерә.

Алардан күренгәнчә, фатир сатып алу-сату килешүләре саны июльдә 5,7 меңгә (май аенда 4,4 мең булган) җиткән. Шәхси торак сатып алу буенча килешүләр 1,1 меңнән 1,4 меңгә кадәр арткан. Моннан тыш, июльдә җир кишәрлекләренә сорау 22 процентка (6,8 меңнән 8,3 меңгә кадәр) үскән.

«Күчемсез милек базарында сатып алу активлыгы кимегәннән соң, июльдә без янә артуга таба барган тотрыклы тенденцияне күзәтәбез. Әйтик, май ае белән чагыштырганда, июльдә татарстанлылар күчемсез милекне инде 23 процентка ешрак сатып ала башлаган, шул исәптән яңа төзелгән йортларда һәм кредит акчаларын җәлеп итеп. Нәтиҗәдә, май ае белән чагыштырганда, ипотека килешүләре – 23, төзелештә өлешләп катнашу турындагы килешүләрне теркәү 66 процентка арткан», - дип искәртә Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җәббаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100