Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда аз хәрәкәтле сайлаучыларга волонтерлар ярдәм итәчәк
14 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, «Сайлау участогында волонтерлар» сынау проекты гамәлгә ашырылачак. Татарстан бу проект гамәлгә ашырыла торган Россиянең 20 төбәге арасына керде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
РФ Үзәк сайлау комиссиясе инициативасы аз хәрәкәтләнүче гражданнарга, инвалидларга, өлкәннәргә һәм ветераннарга сайлауларда катнашуны җиңеләйтүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, республикада алдагы тавыш бирү көненә актив әзерләнәләр. Аның сүзләренчә, проектның бурычы - процессны ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен максималь уңайлы итү. Ул ассызыклаганча, бу эштә волонтерлар зур роль уйнаячак, аларга сайлаучыларга ярдәм итәргә әзер булулары өчен рәхмәт белдерде.
Ярдәмнән файдалану өчен 10 сентябрьдә 23:59 сәгатькә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетта «Сайлаулар» бүлегендә, «Сайлау участогында волонтер» дигән урында гариза калдырырга кирәк.
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7531 муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз