Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда аз комплектлы мәктәпләр ябылуы дәвам итәчәк
Республика шәһәрләрендә 532, авылларында 1728 мәктәп санала, ягъни алар барлыгы 2260ка җыела
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган белешмә буенча, Татарстанда 36139 укытучы исәпләнә, шуларның 9258е башлангыч классларда укыта. Республика укытучыларының күпчелеге 35-55 яшьтә булса, хезмәт стажы 2 елга тулмаган яшь педагоглар - 1710. Мәктәптә эшләгән укытучының уртача хезмәт хакы шәһәрдә - 10323 сум, авылда – 10549 сум. Авыл мәктәбенә эшкә килгән укытучыга беренче 3 елында хезмәт хакына республика бюджетыннан 30 процент күләмендә өстәмә акча һәм торак салуда ярдәм каралган.
Республика шәһәрләрендә 532, авылларында 1728 мәктәп санала, ягъни алар барлыгы 2260ка җыела. Министр Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, аз комплектлы мәктәпләр ябылуы дәвам итәчәк, чөнки республика буенча 40тан күбрәк мәктәптә 1әр бала укый, 300ләбендә 5әрләп укучы исәпләнә һ.б. Гомумән, андый мәктәпләрне асрау артык кыйммәткә төшә: укытучы штаты, бина тоту һәм аны ремонтлау, коммуналь чыгымнарны каплау һ.б. Шул ук вакытта аларда лабораторияләр, предмет кабинетлары, компьютер классы юк һәм буласына да өмет ителми. «Ябу-япмау турында сүз алып барганда, аз комплектлы мәктәп урнашкан торак пунктның киләчәген, ягъни өстенлек дәрәҗәсен күздә тоту таләп ителә, чөнки 4-5 елдан яңа буын балалар киләчәк, аларның күпме буласын күздә тоту зарур», - дип мәсьәләнең четерекле ягына ишарәләде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз