news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда аз керемле гаиләләргә балалар киемнәре өләшәчәкләр

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм ТР мөслимәләре берлеге Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме хөрмәтенә яңа балалар киемнәре тарата башлады.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, акция Корбан бәйрәменә кадәр дәвам итәчәк һәм республиканың барлык 48 мөхтәсибәтен колачлаячак. 

Бүгенге көндә кием алу өчен 35 мөхтәсибәттән гариза бирелгән. Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм ТР мөслимәләре берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина сүзләренчә, һәр районга тукыма фабрикаларының берсе бушлай биргән 50 комплекттан артык балалар киеме тарату көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot