news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда аз керемле гаиләләргә ярдәм итү буенча проект эшли башлый

Проект кысаларында аз керемле гаиләләргә ярдәм итәчәкләр, дип аңлата хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда кереме яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләр санын киметү буенча сынау проекты эшли башлый. Бу турыда Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилинга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Күп төбәкләр территориясендә аз керемле гаиләләрне ачыклау буенча тәҗрибә үткәрергә килештек. Бу аларга аз керемлеләр категориясеннән чыгарга ярдәм итү өчен кирәк», — диде ул Россиянең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч комиссия утырышында.

2021 елда бу технологияне бөтен илдә кертергә планлаштыралар. Моның өчен Бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмат системасы кулланылачак.

Сынау проектлары кысаларында,  ярлы гаиләләргә максатчан ярдәм итү бурычын үтәргә кирәк, диде Максим Топилин. «Барыннан да элек, аларның 65 — 70 проценты балалы гаиләләр», — дип билгеләп узды ул.

Шулай ук сынау проектлары Кабардино-Балкария, Приморье крае, Иванов, Липецк, Түбән Новгород һәм Томск өлкәләрендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100