Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда аюрведа үзәге төзеләчәк
Татарстанның Яшел Үзән районында аюрведа үзәге төзеләчәк. Проектка инвестицияләр күләме – якынча 1 миллиард сум. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында бу атнада узачак «ТАЙМ» Россия-Һиндстан бизнес-форумына багышланган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
«Без хәзер аюрведа үзәген төзү мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнәбез. Һиндстаннан партнер бар инде», – диде ул.
Талия Миңнуллина әйтүенчә, аюрведа үзәге – ул сәламәтлек үзәге, андыйлар бик аз. «Татарстанда мондый һиндстан үзәкләре гомумән дә юк», – диде ул. Яңа үзәкне бер-ике елда төзеп бетерергә ниятлиләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз