Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда аязучан болытлы һәм +21 градуска кадәр җылы һава торышы көтелә
Бүген, 14 сентябрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы була. Явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшү ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Җил секундына 5-10 метр тизлек белән көнбатыштан исәчәк. Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә +4..+9 градус булды, ә көндез +16..+21 градус булачак.
Казанда шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем фаразланмый. Иртән урыны белән томан төшә. Җил секундына 5-10 метр тизлек белән көнбатыштан исә. Көндез һава +17..+19 градуска кадәр җылына.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз