news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ай ярым элек юкка чыккан 24 яшьлек егетнең мәете табылган

Рәшид Галимҗанов Биектау районында юкка чыга, Питрәчтән табыла.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Республикасының Питрәч районында 24 яшьлек Рәшид Галимҗановның мәете табылган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганаклардан мәгълүм булды.

Питрәч кешесе снегоходта үтеп барганда кар күмеп киткән машинага игътибар иткән. Егетнең гәүдәсе автомобильдән берничә дистә метр ераклыкта табылган. Бу хәл Питрәч районының Урта Ия авылы янында алдагы көнне сәгать 11ләр тирәсендә була. Хокук саклау органнары тикшерү эшләрен дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Рәшид Галимҗановны 12 модельле “Лада”да Биектау районының Каменка поселогыннан чыгып китүе һәм юкка чыгуы турында хәбәр иткән иде. Бу 2016 елның 5 декабрь көнендә көндезге 12 тирәсендә булган хәл. Кичәге көнгә кадәр аның кайда булуы билгеле түгел иде. Ул вакытта Россия Тикшерү комитеты тикшерүчеләре республикада яшәүчеләргә эзләү эшләре вакытында ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Егетне полиция хезмәткәрләре дә, волонтерлар да эзләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot