Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда авырлы хатынның карынында бала үлгәннән соң, тикшерү башланган
Лениногорскида яшәүче 22 яшьлек йөкле хатынның баласы ана карынында үлгән. Әлеге мәгълүмат социаль челтәрләрдә таралган. Баланың үлеме расланган, бу вакыйгадан соң тикшерү башланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
«Пациент Республика клиник хастаханәсенә салынды, аңа тулы күләмдә бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, хәле канәгатьләнерлек», – дип хәбәр иттеләр агентлыкка Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов кушуы буенча күзәтчелек ведомствосы да тикшерү башлады. Бу хакта агентлыкка Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
«Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Росздравнадзор) белгечләрен җәлеп итеп, ведомство пациентның хокуклары бозылу турындагы мәгълүматны тикшерәчәк. Җаваплы медицина хезмәткәрләренең гамәлләренә яки эшсезлегенә хокукый бәя бирәчәк. Хокук бозулар ачыкланган очракта, прокурор реакциясе чаралары күреләчәк», – дип сөйләде Руслан Галиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз