Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда авырлы хатынга ут төртеп яндыруда шикләнелгән егетнең мәетен тапканнар
Исерек чит кешенең өенә керергә омтылып, тәрәзәне ваткан һәм каты яраланган дип фаразлана.
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстанда авырлы хатынны ут төртеп яндырырга теләгән дип шикләнелгән егетне үлеш килеш тапканнар. Бу хакта «НТР-24» телеканалы хәбәр итә.
«Узган ялларда Ширәмәт авылындагы бер йортта ир-ат мәетен табып алганнар. Исерек хәлдәге егет, чит кешенең өенә керергә омтылып, тәрәзәне ваткан һәм каты яраланган дип фаразлана. Канга баткан егет йоклап киткән. Аның шулай ук куллары пешүе дә билгеле», - дип хәбәр итә телеканал.
«НТР-24» телеканалыннан белдерүләренчә, егетнең мәетен торакны тикшерергә килгән җәйге йорт хуҗалары тапкан.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы узган атнада исерек егетнең авырлы хатынның аяк астына янучан сыеклык сибеп, йортын ут төртеп яндыруы хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, йорт тулысынча янып беткән, зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз