news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авыллардагы 2,3 мең почта хезмәткәре өстәмә түләүләр алган

Татарстанда авыллардагы почта бүлекчәләренең 2,3 мең хезмәткәре өстәмә түләүләр алган. Почта хезмәткәрләренә матди ярдәмгә республика бюджетыннан 55,3 млн сум акча бүлеп бирелгән. Акча бүлеп бирү турындагы карарны элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов раслаган иде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

Хәзер республикада 1,1 меңнән артык почта бүлекчәсе эшли, шуларның 850се авылларда урнашкан.

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр иткәнчә, республикада авыллардагы хат ташучыларга ярдәм итү өчен субсидияләр өченче ел рәттән бүлеп бирелә. Аның сүзләренә караганда, түләүләр хезмәткәрләргә уңайлырак хезмәт шартлары тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Шул ук вакытта Татарстанда почта бүлекчәләрен модернизацияләү дәвам итә. Быел 215 объект яңартыла – алдагы өч ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot