news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авылларда торакның бер квадрат метрының бәясен арттырырга җыеналар

Татарстанда авылларда торакның бер квадрат метрының бәясен арттырырга җыеналар
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстанда 2027 елда авыл җирлекләрендә, терәк торак пунктлар территорияләрендә һәм аларга якын урнашкан җирләрдә торакның бер квадрат метрының норматив бәясен социаль түләүләрне исәпләү өчен 2026 елдагы 35,8 мең сумнан 37,6 мең сумнан күбрәккә арттырырга планлаштыралар.

Республика Министрлар Кабинетының карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза үтә.

Бәяне якынча 5 процентка арттырырга планлаштыралар. Муниципаль районнарга торак төзү һәм сатып алу килешүләре өчен бирелә торган субсидияләрне исәпләү нормативы да шул ук 5 процентка артырга тиеш: быелгы 70,98 мең сумнан 74,54 мең сумга кадәр.

Торак шартларын яхшыртырга теләүче авыл кешеләренә социаль түләүләр «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot