Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда авылга күченгән спорт хезмәткәрләре өчен түләү кертергә планлаштыралар
Татарстанда 2026 елдан республиканың авыл торак пунктларында эшләүче спорт һәм физик культура өлкәсе белгечләре өчен ярдәм чаралары кертергә планлаштыралар. Бу хакта карар хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Компенсация түләүләрен авыл торак пунктларына, эшчеләр бистәләренә, шәһәр тибындагы бистәләргә, шулай ук 50 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләргә күченгән белгечләр ала алачак. Хезмәткәр РФ гражданы булырга һәм түләүгә дәгъва иткән елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча хезмәт килешүе төзегән булырга тиеш.
Закон проекты кабул ителгән очракта, бер тапкыр бирелә торган түләүнең күләме бер миллион сум тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз