Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда авылда яшәүче ике меңгә якын ана бер тапкыр бирелә торган яңа түләүләр алган
Компенсация алу өчен гариза, паспорт, банкта ачылган счет реквизитлары, бала туу турындагы таныклыкның күчермәсе кирәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Авылда яшәүче беренче баласын тапкан 1631 хатын-кыз, шулай ук гаиләләрендә өченче сабыйлары дөньяга килгән 317 ана республика матди ярдәм күрсәтү үзәкләренә бер тапкыр бирелә торган яңа түләүләр юллап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Быел республикада мондый хатын-кызларның саны 2,5 меңнән артып китәр дип фаразлана. Аларның 2 меңгә якыны беренче балалары туу уңаеннан компенсация алачак, 400дән артык гүзәл зат өченче сабыен табар дип көтелә», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Бер тапкыр бирелә торган яңа түләүләр республикада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән быелның башында гамәлгә кертелде. Ул 25 яшькә кадәр – беренче һәм 29 яшькә кадәр өченче баласын тапкан хатын-кызларга бирелә. Әлеге хатын-кызлар авылда өч елдан да ким яшәмәскә һәм шунда теркәлергә тиеш. Беренче балага компенсациянең күләме – 50 мең, өченче сабыйга 100 мең сум тәшкил итә.
Компенсация алу өчен гариза, паспорт, банкта ачылган счет реквизитлары, бала туу турындагы таныклыкның күчермәсе кирәк. Гаризалар яшәү урыны буенча республика матди ярдәм күрсәтү үзәкләрендә кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз