news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авылда эшләү өчен 20дән артык медицина белгече кирәк

Авылга эшләргә барырга риза булган яшь табиблар 1 миллион сум күләмендә субсидия һәм торак шартларын яхшырту өчен 100 мең сум акча алачак

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстанда инде 81 табиб “Земство табибы” федераль программасында катнашучы булды. Медицина хезмәткәрләре авылда 5 ел дәвамында эшләргә ризалык биреп, документларга кул куйды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Бүгенге көндә авылда эшләү өчен 20дән артык медицина белгече: табиблар, фельдшерлар, рентгенолаборантлар, шәфкать туташлары кирәк.
Авылга эшләргә барырга ризалык биргән 35 яшькәчә булган табиблар 1 миллион сум күләмендә субсидия һәм торак шартларын яхшырту өчен 100 мең сум акча алачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot