news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда “Авыл яшьләре турында”гы максатчан программа әзерләнә
Документ заман технологияләрен кулланып авыл яшьләренең социаль һәм икътисади активлыгын үстерү, мәгълүматлылыгын арттыру, аларны социаль проектларга, бизнес планлаштыруга өйрәтүне күздә тота
Скопировать ссылку
(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстанда “Авыл яшьләре турында”гы озак вакытлы максатчан программа әзерләнә. Аның инициаторларының берсе – ТР Аграр яшьләр берлеге. Бүген Татарстан яшьләре форумында берлек рәисе Миләүшә Төхвәтова документ проектын делегатларга һәм кунакларга тәкъдим итте.
Бүген республика авыл-районнарында 15 яшьтән 30 яшькәчә булган 195 мең 200 кеше яши. Программа аларның яшәү һәм эшчәнлек шартларын шәһәр яшьләренә якынайту бурычын куя. Документ заман технологияләрен кулланып авыл яшьләренең социаль һәм икътисади активлыгын үстерү, мәгълүматлылыгын арттыру, аларны социаль проектларга, бизнес планлаштыруга өйрәтүне күздә тота. Һәр авыл җирлеге һәм муниципаль берәмлектә аны гамәлгә ашыру буенча җаваплы затлар билгеләнәчәк. Республика дәрәҗәсендә программаның координация үзәге төзелергә тиеш.
Документ проекты буенча ТР парламентында ике тыңлау узган. Министрлык-ведомстволарда эксперт бәясен алган программага хәзер соңгы төзәтмәләр кертелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2