news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл яшьләре өчен «Авыл көче» авторлык проектлары бәйгесе игълан ителде

Конкурс авыл яшьләре өчен аеруча әһәмиятле социаль әһәмиятле проектларга һәм программаларга ярдәм итү һәм аларны тормышка ашыру максатларында оештырылды.

Татарстанда авыл яшьләре өчен «Авыл көче» авторлык проектлары бәйгесе игълан ителде
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре өчен социаль әһәмиятле авторлык проектлары буенча конкурс уздыра. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурс алты номинация буенча уздырыла:

  • авыл яшьләренең граждани-хокукый белемен арттыру;
  • авыл территорияләренең тәңгәллеген саклап калу;
  • һөнәри юнәлеш һәм үз-үзеңне ачу;
  • авылда эшкуарлыкны үстерү;
  • гаиләнең социаль институтларын үстерү;
  • авыл территорияләрендә креатив технологияләрне үстерү.

Конкурста җиңүчеләргә 50 меңнән алып 200 мең сумга кадәр оештыру, мәгълүмати һәм финанс ярдәме тәэмин ителәчәк. Егерме проект федераль һәм республика дәрәҗәсендә экспертлардан консультацияләр алачак һәм алар грант алуга дәгъва кылучылар булып саналачак.

Булачак проектларны интенсив һәм сыйфатлы гамәлгә ашыруны оештыру өчен конкурста катнашучылар өчен «Ерактан торып очрашулар. Авыл көче» белем программасы эшләнде, ул 17 апрельдә башлана. ZOOM платформасында вебинар узачак, анда социаль проектлаштырудагы төп трендлар каралачак.

Алдагы этап — конкурс үзе булачак, ул «Instagram» платформасында онлайн режимда узачак. Быел шартлар гадиләштерелде: катнашучыларга бары тик минутлык роликта үз идеяң турында гына сөйләргә кирәк. Һәр видео комментарийлар саны, экспертлар бәяләмәсе һәм вебинарларга керү саны буенча баллар алачак.

Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре вәкилләре, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлекчәләре рәисләре, авыл территорияләренең җирле органнары вәкилләре, авыл мәдәният йортлары мөдирләре һ.б.лар катнаша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100