news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә суган һәм кишер бәяләре төшкән

Элегрәк суганның килограммы 25 сумнан сатылган булса, бүген ул 22 сумнан сатылды. Кишернең бәясе дә 5 сумга арзанрак иде һәм килограммы 18 сумнан сатылды.

Татарстанда уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә узган атнада суган һәм кишер бәяләре төшкән.

Республикада 10 сентябрьдән Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллы һәм Яшел Үзән районында 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Продукция белән республиканың 32 муниципаль районы, агрохолдинг предприятиеләре, кече хуҗалыклар тәэмин итә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу атнада суган һәм кишергә бәяләрнең төшүе күзәтелде. Элегрәк суганның килограммы 25 сумнан сатылган булса, бүген ул 22 сумнан сатылды. Кишернең бәясе дә 5 сумга арзанрак иде һәм килограммы 18 сумнан сатылды.

Үткән алты ярминкә көннәре йомгаклары буенча барлыгы 615,9 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. 7 720,4 тонна яшелчә, шул исәптән 5402,7 тонна бәрәңге, 95,3 тонна үлчәүле сөт, 627,7 тонна ит, шул исәптән 387,5 тонна сыер ите, 254,5 тонна он һәм 368 тонна шикәр сатылган.

Ярминкәләр 2022 елның 24 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100