Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 600 тоннадан артык шикәр сатылган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Агымдагы елның 19 мартыннан 23 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында һәм республиканың зур шәһәрләренең 6 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырды. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Узган 6 ярминкәдә иң зур ихтыяҗ шикәр комына һәм яшелчә продукциясенә булды, шикәр комы 607,2 тонна сатылган, бу узган ел белән чагыштырганда 2 мәртәбә күбрәк (узган ел 365,1 тонна сатылган), бәрәңге 4 мәртәбә күбрәк - 681,6 тонна (узган ел - 171,6 тонна), суган 135 тонна һәм кишер 82 тонна сатылган, диелә хәбәрдә.
Калган позицияләр буенча күләмнәр 20 проценттан 100 процентка кадәр арткан.
Алты ярминкә йомгаклары буенча:
- 1146,5 тонна яшелчә китерелгән;
- 426,2 тонна сыер ите;
- 130,6 тонна кош ите;
- 328,2 тонна он;
- 607,2 тонна шикәр;
- 42,7 тонна карабодай ярмасы;
- 99,6 тонна үлчәүле сөт.
Ярминкәләргә барлыгы 500,2 млн. сумлык продукция китерелгән, аны тәэмин итү өчен 32 муниципаль район, 5497 машина җәлеп ителгән, шулардан 1400 - зур габаритлы техника, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз