Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 15 мартта яңадан эшли башлый

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 15 мартта яңадан эшли башлаячак һәм 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясенең XXV съездында шулай дип белдерде.
«ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның авыл хуҗалыгы ярминкәләрен яңадан үткәрә башлау турында күрсәтмәсе килде. Муниципаль берәмлекләргә аңа әзерләнергә кирәк. Өстәвенә, Рөстәм Нургалиевич күрсәтмәсе белән фермерларның командировка акчалары, логистика чыгымнары каплана», - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Җәббаров татарстанлылар арасында авыл хуҗалыгы ярминкәләренә ихтыяҗ зур булуын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз