Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 марттан уздырыла башлый
Татарстанда 14 марттан ел саен уза торган язгы ярминкәләр үткәрелә башлый. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Министр сүзләренә караганда, ярминкәләр сезоны 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Фермер продукциясен сату мәйданчыклары республиканың дүрт шәһәрендә оештырылачак.
Казанда ярминкәләр 14 мәйданчыкта узачак. Түбән Камада өч нокта, Чаллы һәм Яшел Үзәндә икешәр махсуслаштырылган мәйданчык ачылачак.
Элегрәк Марат Җәббаров узган елда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 2 млрд сумнан артык продукция сатылды, дип билгеләп үткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз