Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 сентябрьдә эшли башлаячак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 сентябрьдә ачылачак һәм 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
«Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль берәмлекләрнең махсус башкарма комитетлары билгеләгән территорияләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча атналык ярминкәләр уздыру турындагы тәкъдимен кабул итәргә», диелә документта.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм районнар башлыклары авыл хуҗалыгы продукциясен ярминкә мәйданчыкларына китерүне тәэмин итәргә тиеш. Терлекчелек продукциясенең китерелүен һәм сатылуын Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре контрольдә тотачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз