news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасының урып-җыю чорына әзерлеге тикшерелә

Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексы предприятиеләренең бөртекле культураларны җыюга әзерлеген тикшерү эшләре дәвам итә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комиссия техниканың торышын, иминлек таләпләренә туры килүен һәм элеватор куәтләренең яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген бәяли.

Быел 1 миллион 190 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар җыеп алу планлаштырыла: техник культуралар – 727 мең гектар, терлек азыгы культуралары – 616 мең гектар. Барлыгы 4,5 млн тонна ашлык җыелыр дип фаразлана. Шулай ук техник культуралардан да шактый уңыш көтелә: шикәр чөгендере – 2,3 млн тонна, бәрәңге һәм яшелчәләр – 1,3 млн тонна.

Урып-җыю кампаниясенең уңышлы булуы күбесенчә техниканы вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләүгә бәйле, дип билгеләп үтелә хәбәрдә. Тикшерү барышында ашлык җыю комбайннарының әзерлегенә аерым игътибар биреләчәк. Машиналарны герметиклыкка тикшерү өчен ашлыкны суктырып һәм саклагыч экран аша кудыртып карыйлар. Бу урып-җыю вакытында ашлыкны югалту ихтималын бәяләргә һәм бетерергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук, хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле җайланмалар: янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары, сигнал жилетлары һәм авария тукталышы билгеләре булу-булмавы тикшереләчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре нигезендә, бүгенгә төзекләндерелергә тиешле ашлык җыю техникасының 92 проценты ремонтланган. 2400 комбайнның 2170е төзекләндерелгән. Ашлык җыю техникасы паркын торгызуга 2,2 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән. Урып-җыю срокларын үтәү һәм техниканы сыйфатлы әзерләү урып-җыю кампаниясен уңышлы уздыруда һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә төп фактор булып тора. Бу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot