Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Авыл укытучысы» программасы буенча 63 педагог авыл мәктәпләренә эшкә килгән
Татарстан 2020 елдан бирле «Авыл укытучысы» программасын гамәлгә ашыруда катнаша. Бу вакыт дәвамында республиканың авыл мәктәпләренә 63 укытучы эшкә урнашкан, шуларның 38е Россиянең башка төбәкләреннән килгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Авыл укытучысы» программасында катнашуга дәгъва белдерүчеләрне өстәмә сайлап алу конкурс комиссиясе ике җиңүчене билгеләде. Алар якын арада республиканың авыл мәктәпләрендә эшли башлаячак», – дип белдерделәр министрлыкта.
Программада катнашучы, авыл мәктәбенә эшкә килгәч, бер мәртәбә бирелә торган 1 миллион сумлык түләү алачак.
Ярдәм чарасы авыл һәм кече шәһәрләрдәге белем бирү учреждениеләренә квалификацияле педагогларны җәлеп итүгә юнәлтелгән.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан «Авыл укытучысы» программасы «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектына кушылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз