news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авыл укытучылары форумы узачак

https://mon.tatarstan.ru/tat/

Педагог һәм остаз елы кысаларында 12 майда «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында авыл укытучыларының «Укытучылар белән авыл дан тота» республика форумы узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Форумда авыл җирлегендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында эшләүче авыл җирлеге укытучылары, шул исәптән «Авыл укытучысы» һөнәри конкурсында җиңүчеләр һәм Татарстан Республикасы икътисады өчен кадрлар әзерләүдә эшләүче укытучылар, шулай ук Россия мәгариф академиясе, Россия Мәгариф министрлыгы вәкилләре катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot