Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Авыл укытучысы» программасында җиңгән ун кешегә 1 миллион сум бирәләр
Бер тапкыр түләнә торган компенсацияне авылга, эшчеләр бистәсенә, шәһәр тибындагы бистәгә яисә 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәргә эшкә килгән укытучылар алачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда «Авыл укытучысы» федераль программасында җиңгән 10 кеше 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак
«Республикада „Авыл укытучысы“ федераль программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Гаризаны 15 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин», — дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгының матбугат хезмәте.
Бер тапкыр түләнә торган компенсация авылга, эшчеләр бистәсенә, шәһәр тибындагы бистәгә яисә 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәргә эшкә килгән укытучыларга бирелә.
Программада катнашырга теләүчеләр сайланган гомуми белем бирү оешмасында биш ел дәвамында эшләргә тиеш. Программа 2020 елдан тормышка ашырыла һәм 2024 елга кадәр дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз