Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда «Авыл укытучысы» программасы буенча 13 педагог 1 млн сум акча алган
Республикада конкурс нигезендә сайлануга Россиянең 21 төбәгеннән 68 укытучы дәгъва белдергән.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган елдан Татарстан «Авыл укытучысы» федераль программасында катнаша. 13 педагог мәктәпләр белән хезмәт килешүе төзеп, бер тапкыр бирелә торган 1 млн сум акчаны алган. Бу хакта бүген Дәүләт Советы утырышында 2020 елда мәгариф үсеше программалары турында сөйләгәндә, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.
Республикада конкурс нигезендә сайлануга Россиянең 21 төбәгеннән 68 укытучы дәгъва белдергән.
Министр кадрларга кагылышлы сорауга җавап бирде. «686 студент Президент программасы буенча өстәмә финанслау нигезендә махсус һәм югары урта уку йортларында педагог белгечлеге буенча белем ала. 386 педагог билингваль, полилингваль әзерлек узды, мәктәпләргә килде, яшь укытучыларның мәктәпләрдә төпләнүе 85 процент», — диде.
Илсур Һадиуллин республикада бүген булачак укытучылар дип көтелгән 15 мең студент исәпләнә. 4-5 курс студентлары да укытуга җәлеп ителгәнен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз