news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл туризмын үстерү буенча проектлар бәйгесе башланды

Конкурс проектлары авыл, аграр, этник, тарихи туризм үсеше юнәлешендә булырга тиеш.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда авыл җирлегендә агротуризмны үстерү буенча проектлар бәйгесенә заявкалар кабул итү башланды. Бәйгедә республикада яшәүче 18 дән 35 яшькәчә булган  һәркем  катнаша ала. Бу хакта Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгене Татарстан Аграр яшьләр оешмасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм республиканың Туристлык буенча дәүләт комитеты белән берлектә “2014–2020 елларга ТР авыл яшьләре” программасы кысаларында үткәрә. Ведомство мәгълүматлары буенча, проектлар авыл, аграр, этник, тарихи һәм вакыйгалы туризм үсеше юнәлешендә булырга тиеш.

Бәйгедә катнашу өчен11 декабрьдән дә калмыйча документларны amo-rt@mail.ru электрон адресына: "Авыл туризмы" бәйгесенә" искәрмәсе белән юлларга кирәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100