Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда авыл территорияләрен үстерү өчен өстәмә акча бүлеп биреләчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Россия Хөкүмәте Татарстанда һәм Чечняда авыл территорияләрен үстерүгә тагын 654,2 млн сум акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Чараларны кабат бүлү авыл территорияләрен комплекслы үстерү проектларын гамәлгә ашыруга өстәмә рәвештә 654,2 млн сум юнәлтергә мөмкинлек бирә. Бу акчалар хисабына Чечняда һәм Татарстанда ике проект тәмамлана. Анда белем бирү һәм мәдәният яңа объектлары, шулай ук яңартылган инженерлык коммуникацияләре барлыкка киләчәк», – диелә хәбәрдә.
Үзгәрешләрне исәпкә алып, Татарстан 2023 елда авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә 1,5 млрд сумга якын һәм 2024 елда 1,1 млрд сумга якын акча алачак. Бу турыда «Татар-информ» яза.
- Россия Президенты Владимир Путин узган елның июнендә Министрлар Кабинетына авыл территорияләрен үстерүгә аерым игътибар бирергә кушты. Ул шулай ук 2023-2024 елларда авылларда мәдәният йортларын, муниципаль театрлар һәм музейларны яңартуга 6 млн сум бүлеп бирергә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз