Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда авыл мәктәпләре җитәкчелегенә субсидия түләргә тәкъдим ителде
Авыл җирлегендә эшләүче укытучылар утка, суга, коммуналь хезмәтләргә түләү өчен ала торган субсидия күләме узган елда якынча 431,4 сум тәшкил иткән.
(Казан, 7 июль «Татар-информ», Рифат Каюмов). Авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә эшләүче укытучылар утка, суга, коммуналь хезмәтләргә түләү өчен ала торган субсидия мәктәп директорларына, аларның урынбасарларына моңарчы түләнмәгән. «Мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертеп субсидияне мәктәп җитәкчелегенә дә бирмәкчеләр. Бу турыда мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин Дәүләт Советында узган утырышта хәбәр итте.
Бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды. Утырышта «Мәгариф турында»гы Татарстан Республикасы Законының 14 һәм 25 статьяларына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды. Доклад белән мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.
«2019/2020 уку елында авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә 846 белем бирү оешмасы директоры, 1305 директор урынбасары эшләгән. Педагогик хезмәткәрләргә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләнә торган субсидиянең уртача күләмен 431,4 сум дип санаганда, закон проектын тормышка ашыру өчен аена 928 мең сумга якын өстәмә акча кирәк булачак», — дип әйтте Илсур Һадиуллин.
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әлеге закон проектын хуплап, Дәүләт Советының утырышында карарга тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз