news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Авыл мәктәбе – спорт мәктәбе” акциясе уза

Хәзерге вакытта республиканың 635 мәктәбендә спорт мәйданчыкларын төзекләндерү таләп ителә

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстан Республикасында агымдагы елда Укытучы елын уздыру кысаларында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы авыл мәктәпләре янындагы спорт мәйданчыкларын төзекләндерү буенча акция уздыру тәкъдиме белән чыккан иде. “Авыл мәктәбе – спорт мәктәбе” дип исемләнгән акцияне 2010 елның апрель-сентябрь айларында үткәрү планлаштырыла.
ТР Министрлар Кабинетының май аенда дөнья күргән карары нигезендә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына төзекләндерүгә мохтаҗ булган авыл мәктәпләре янындагы спорт мәйданчыклары турындагы мәгълүматны җыеп бирү, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына төзекләндерү эшләре буенча методик киңәшләр эшләү йөкләнде.
Бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борханов җитәкчелегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә әлеге акциянең барышы турында сөйләштеләр. Рафис Борханов сүзләренчә, хәзерге вакытта республиканың 635 мәктәбендә спорт мәйданчыкларын төзекләндерү таләп ителә. Бигрәк Татарстанның башкаладан ерак районнарында хәл мактанырлык түгел. Чөнки муниципаль берәмлекләр бюджетларының керем өлеше чикләнгән, бу үз чиратында спорт мәйданчыкларын заман таләпләренә туры килерлек итеп рәткә китерергә мөмкинлек бирми. Балаларның һәм яшүсмерләрнең дә мондый объектларда шөгыльләнәсе килми.
Республиканың Аксубай, Алексеевск, Әтнә, Балтач, Алабуга, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Сарман, Тәтеш муниципаль районнары мәктәпләр янындагы спорт мәйданчыкларын рәткә китерергә кирәк дип саный.
Киңәшмәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, спорт мәйданчыкларын төзекләндерүгә зур өлешне җирле инвесторлар кертергә тиеш. Шулай ук республика министрлык һәм ведомстволары үз шефлыгындагы уку йортларына ярдәм итәргә алына. Мәсәлән, “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыяте ике ел эчендә үз акчасы хисабына 86 спорт мәйданчыгын төзекләндергән һәм яңаларын булдырган.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева хәбәр иткәнчә, “Торба заводы”, “Татнефть” оешмалары Әлмәттәге мәктәпләргә булышлык күрсәтә, “Компрессормаш” бу максатларга 10 млн. сум акча бүлеп биргән.
Әлеге акциянең нәтиҗәләре агымдагы елның ахырында чыгарылачак дип көтелә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100