news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл клубларын төзү буенча эш дәвам итә

2017 елда республикада 31 клуб төзү планлаштырыла.

Татарстанда авыл клубларын төзү буенча эш дәвам итә
president.tatarstan.ru

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). 17 февраль мәгълүматлары буенча Татарстанда авыл клубы төзү буенча 31 объектның 23 ендә төзү эшләре алып барыла. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте, дип белдерә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган.

Әзерлек эшләре 11 объектта алып барыла. Бу Әгерҗе, Менделеевск, Лаеш, Ютазы, Баулы, Югары Ослан, Кайбыч, Теләче, Чирмешән, Чистай районнары һәм Чаллы шәһәре. Тагын җиде объектта нигез салу буенча эшләр оештырылган (Балтач, Бөгелмә, Нурлат, Аксубай, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Тәтеш районнары). Әлки, Апас, Биектау һәм Чүпрәле районнарында стена күтәрү 4 объектта башкарыла. Арча районында бер объектта түбә ябу эшләре бара, дип белдергән Ирек Фәйзуллин.

Киңәшмә барышында Ирек Фәйзуллин республика районнарындагы ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре объектларындагы капиталь ремонт турында сөйләде.

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ведомство буйсынуындагы ветеринария учреждениеләрендә 23 районның 24 объектында эш оештырылган. Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ведомствосы буйсынуындагы учреждениеләрендә 14 районның 14 объектында эш оештырылган.

Бүген фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү ике районда алып барыла – Апас һәм Чүпрәле районнары.

Җирлекләрдә Совет биналарын (башкарма комитет) төзү буенча эшләр биш объектта оештырылган (Чирмешән, Балтач, Лаеш, Биектау, Кукмара районнары).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100