news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл җирлекләренә грант бирү бәйгесе башланды

104 муниципаль берләшмә җиңүче булачак һәм аларның һәркайсы 1әр миллион сум акча алачак.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Татарстан муниципаль берләшмәләр советы һәр елны уздырыла торган республика бәйгесенә гаризаларны 31 мартка кадәр кабул итәчәк, дип хәбәр итә ассоциация матбугат хезмәте.

Бәйгенең оештыру комитеты утырышында совет рәисе 104 муниципаль берләшмә җиңүче булачагын  һәм аларның һәркайсының 1әр миллион сум  акча алачагын җиткерде.

«Дүрт ел үткәрелеп килгән бәйгедә 416 авыл җирлеге миллионер булды, бу аларга зур ярдәм, - диде ул. - Акча, беренче чиратта, юллар, күперләр ремонтлауга, кирәкле техника алуга, шулай ук мәдәният йортларын һәм башка административ биналарны ремонтлауга тотыла. Грантлар су белән тәэмин итүгә һәм авылның башка проблемаларын чишүгә дә ярдәм итә».

Җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшчәнлегенә авылда яшәүчеләр саны, салымнар һәм алардан тыш кеше башына килгән керем, урта һәм кече эшмәкәрлек, терлек башы саны, шәхси торак төзелеше, криминоген вәзгыять – гомумән алганда, җиде юнәлеш карала. Авылда 22 меңгә кадәр кеше яшәсә, ул авыл ике грантка дәгъва кыла ала. Аннан да күбрәк халык яшәсә, өч грант та алырга була. Грант алучылар яңадан өч ел дәвамында бәйгедә катнаша алмый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100