news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл җирлегендә торак бәясенең квадрат метры 62 мең сумга кадәр артачак

Татарстанда авыл җирлегендә торак бәясенең квадрат метры 62 мең сумга кадәр артачак
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда муниципалитет бюджетларына субсидия исәпләү өчен авыл җирлегендә торакның квадрат метрының яңа бәясе расланды. Квадрат метрның бәясе 8 мең сумга арта, 2023 елда 54 мең сум булса, 2024 елда 62 мең сумга кадәр җитә. Бу карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Районнарга наем килешүе буенча торак төзү (сатып алу) йөкләмәләрен үтәүгә субсидияләр бирелә.

«Татарстанда авыл территорияләрендә торакның гомуми мәйданының бер квадрат метрының бәясен 62 мең сум күләмендә расларга. Бу 2024 елга Татарстан муниципаль берәмлекләре бюджетларына муниципаль районнарның чыгым йөкләмәләрен үтәгәндә финанс ярдәме күрсәтүгә субсидияләр күләмен исәпләү өчен кирәк», - диелә документта.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда Россия гражданнарының торак шартларын яхшырту буенча чаралар үткәрүгә социаль түләүләр күләмен исәпләп чыгару өчен авыл җирендә торакның квадрат метрының бәясе артачак. Бу очракта аның бәясе 31,8 мең сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100